2018 елның 30 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар, рус, чуваш җырларын автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллина белән очрашу үткәрелә.
Фәридә Фәйзуллинаның балачагы Чувашстанның Батыр районы Красномайск авылында үтә. Җыр сәнгатенә, туган теленә мәхәббәт тәрбияләүдә әти-әнисенең йогынтысы бик зур. 1980–1985 елларда ул Мәскәүдә яши. Соңрак Казанда мәдәният һәм сәнгать институтының культурология факультетын тәмамлый.
Чувашстан һәм Татарстан республикалары арасында дуслык җепләрен тоташтыручы әлеге иҗади шәхес нечкә зәвыгы, үзенчәлекле тавышы белән башкалардан аерылып тора. Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда Чувашстан Милли конгрессының, 2016 елда Чувашстан Дәүләт Советының Мактау хатлары белән бүләкләнә, 2018 елда Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
Әлеге очрашу кичәсендә Фәридә Фәйзуллина татар һәм чуваш, рус телләрендә тамашачылар арасында танылып өлгергән җырларын башкарачак. Очрашуда аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә. Барлык җыр һәм әдәбият сөючеләрне, китап укучыларны әлеге очрашуга чакырабыз! Рәхим итегез!