Патентлар бүлегендә семинарлар

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
2012 нче елның 9-10 нчы апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ-КХТИ) студентлары өчен семинарлар узды.
Дәресләр товар һәм хезмәт күрсәтү билгеләрен, товарның чыгу урыны исемен саклауга кагылышлы мәсьәләләргә багышланды. Товарның чыгу урыны исеменә гаризаларны рәсмиләштерү белән бәйле таләпләр тәфсилле каралды. Товар билгеләре турындагы мәгълүмат студентларга басма һәм шулай ук электрон вариантта да тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International