УКУ – АЛГА ХӘРӘКӘТ

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Мега» сәүдә үзәгенә килүчеләргә 350 нөсхә китап, 51 журнал, 12 газетадан торган махсус тупланма тәкъдим итә. Ә «Яндекс.Такси» китап укучылар өчен һәр китапның эченә үзеннән матур күчтәнәч салган. Биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек матур әдәбият, сәнгать басмалары, хәзерге көндә иң күп укылучы популяр әсәрләр, татар телендәге китаплар, яңа журналлар һәм газеталар белән таныша ала.

Китап сөючеләрне бик уңайлы итеп ясалган, уку һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган әлеге урында көтеп калабыз.

1, 2, 7, 8 ноябрьдә һәм аннан соңгы атналарның дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәрге көннәрендә китапханә хезмәткәрләре сезгә китап сайларга ярдәм итәр.

   

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International