Агымдагы елның 10 нчы апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Аргамак–Татарстан» әдәби-нәфис журналының (альманахының) 10 нчы юбилей санын тәкъдир итү кичәсе булды.
Әлеге кичәгә кунак булып журналны гамәлгә куйган «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең җитәкчеләре, язучылар һәм шагыйрьләр, альманахның укучылары килде.
Басманың баш мөхәррире, шагыйрь Николай Алешков, дөньядагы гомуми финанс һәм икътисади кризиска карамастан, «Россиянең йөрәге булган Татарстанда», атап әйткәндә, күпмилләтле Яр Чаллы шәһәрендә, рус телендәге әдәби журнал чыга башлауны зур вакыйга дип бәяләде. Ул шулай ук журналның Калининградтан алып Владивостокка кадәр Россия төбәкләрендәге әдәби һәм иҗади көчләрне берләштерүгә хезмәт итүен ассызыклап әйтте.
Котлаулар һәм «Аргамак–Татарстан» журналының киләчәгенә изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Мирза улы Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), башка катнашучылар чыгыш ясады.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.