«Ана мәхәббәте белән дөнья гүзәл»

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2018 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33), ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган әниләр көне уңаеннан, «Ана мәхәббәте белән дөнья гүзәл» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Күргәзмә әлеге бәйрәмне үткәрү тарихын һәм аның әһәмиятен яктырта. Экспозициядә гаилә, ата-аналарның үзара һәм балаларга мөнәсәбәте, ана һәм бала мәхәббәте турында басмалар урын алган. Китап авторлары үрнәк гаиләләр хакында язалар, бәхетле бала тәрбияләү серләрен ачып бирәләр. Бала чакта гаиләдә ата-ана җылысын тиешенчә тоеп үскән бала, олы тормышка аяк баскач та, игелекле булачак, кешенең киләчәктә уңышка ирешү сере дә шунда. Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң элек гаиләдә барлыкка килә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасында хәйриячелек, тәрбиягә бала алган гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм итү, әлеге сабыйларга наз һәм җылылык бүләк иткән кешеләрнең мәрхәмәтлелеге турында китаплар һәм газета-журналлар белән якыннан танышырга мөмкин.

Ана образы татар һәм рус телләрендәге матур әдәбият әсәрләрендә дә зур урын алып тора. Күргәзмәдә классик әдипләрнең бу теманы чагылдырган китаплары да бар, алар китап укучыларда зур кызыксыну уятырлык.

Шулай ук әлеге матур бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган татарча һәм русча сценарийлар тәкъдим ителә.

Россиядә «Әниләр көне» Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1998 елның 30 гыйнварында чыгарылган Указ нигезендә билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәм һәркемгә газиз әниләрен искә алырга, аларга тагын бер кат хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә җай һәм мөмкинлек тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International