18 нче апрель – Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына һәр ел саен 18 нче апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
Тарихи үткән белән кызыксыну яңарыш чорында ук барлыкка килгән, ул бөтен дөнья халыкларын мәдәни байлыкларны киләчәк буыннар өчен саклау теләгендә берләштерә. 1791 нче елда Франциядә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр гомумхалык байлыгы дип игълан ителә, ә ХIХ нчы гасырда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау белән бәйле чаралар күп кенә Европа илләрендә кертелә.
Россиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте 1966 нчы елда оеша. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр статусы алган объектлар Россиядә дәүләт саклавында.
Күргәзмәдә һәйкәлләрнең тарихы, архитектура стильләре, бөек архитекторлар турындагы китаплар, альбомнар, мультимедиа басмалар тәкъдим ителә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International