Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Яндекс.Такси белән берлектә «Мега» сәүдә үзәгендә уңайлы итеп ясалган, уку һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган мәйданчыкта китап укучыларга хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә китапханә хезмәткәрләре балалар өчен укулар үткәрә.
2018 елның 8 ноябре көнне Милли китапханә хезмәткәрләре Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар», Лев Толстойның «Ике дус» дип аталган әсәрләрен татар һәм рус телләрендә кычкырып укыдылар.
Китапны кычкырып уку балаларга тел байлыгын арттыру, хәтерне һәм игътибарны яхшырту өчен файдалы. Балалар әлеге укуларда бик теләп катнаштылар, махсус әзерләнгән карточка-сүзлекләрдән файдаландылар. Шулай ук кайбер сүзләрне тәрҗемә итеп, сорауларга җаваплар таптылар. Китап уку һәркемгә кызык һәм файдалы булды.
Исегезгә төшерәбез: «Мега» сәүдә үзәгендәге Милли китапханә мәйданчыгы ноябрь аенда һәр атнаның дүшәмбе–пәнҗешәмбе көннәрендә 12.00–20.00 сәгатьләрдә ачык.
Пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00 сәгатьтә балалар өчен укулар үткәрү тагын булачак.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35.