2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышлап, «Чыңгыз Айтматов – дөнья мәдәниятенең асыл заты» дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде.
Кунакларны сәламләү сүзе белән конференцияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев ачып җибәрде.
Татарстан Республикасында яшәүче кыргызларның «Ынтымак» милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе урынбасары Закир Сариев үз чыгышында Чыңгыз Айтматовның киңкырлы иҗатына югары бәя бирде, Кыргызстан халкының мәшһүр милләттәшләре белән лаеклы рәвештә горурлануын әйтте, язучының күренекле шәхес булуында әнисе Нәгыймә ханымның роле зур икәнен ассызыклады.
Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат ага Галимуллин үзенең язучы белән очрашу истәлекләрен яңартты, шулай ук Айтматов биографиясенең татар халкына һәм Татарстанга бәйле кызыклы фактлары белән уртаклашты. Журналист Асия Юнысова язучының нәселе, туганнары белән бәйле тарихи вакыйгалар белән таныштырды.
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр универститеты студентлары Чыңгыз Айтматовның «Плаха» әсәреннән өзекләрне сәнгатьле итеп яттан башкардылар. Соңыннан башка катнашучылар да романнан кайбер өзекләрне кычкырып укыды. Әсәр буенча фикер алышулар романда күтәрелгән проблемаларның хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмавын раслады.
Китапханә хезмәткәрләре Нәргизә Вәлиәхмәтова һәм Надежда Ганиева әзерләгән электрон презентацияне һәм буктрейлерны тамашачылар шулай ук зур кызыксыну белән карады.
Конференциядә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алина Гюрелли һәм «Ынтымак» милли-мәдәни автономиясенең идарә рәисе Байшенбәк Муканбетов та катнашты. Китапханәнең китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Гыйльманова белән вакытлы матбугат бүлеге мөдире Асия Махнина алып барган конференция, төрле буын вәкилләре өчен бик зур әһәмияткә ия чара буларак, һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.