Габдулла Тукай китаплары Россия һәм дөнья халыклары телләрендә: Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондларыннан

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

«Кечкенә генә авылдан чыккан шушы татар малае...

дөньяви дәрәҗәдәге шагыйрьгә әверелгән,

 һәм ул бар кешелекнең мәдәни тарихының

бер өлеше булып тора».

Михаэль Фридрих, Бамберг университеты профессоры  

2026 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула (26.04.1886–15.04.1913).

Габдулла Тукай XX гасыр татар әдәбиятында гаять әһәмиятле урын  тота. Шагыйрь кыска гына гомере дәвамында татар шигъриятенең классик әсәрләрен тудырган, искиткеч югары әдәби дәрәҗәгә ирешкән. Үзенең иҗаты белән халык шагыйре исемен яулап алган. Габдулла Тукайның әдәби хәзинәсе бик бай: 1905 елның азагыннан башланып, 1913 елның язында өзелгән җиде еллык иҗат гомерендә ул 9 поэма, 400дән артык шигырь, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән, үзеннән соң гаять зур рухи мирас калдырган.  Габдулла Тукай – татар әдәбиятын үстерүдә төп рольне уйнаган милли шагыйрь. Аны хәзерге заман татар әдәби телен тудыручы дип саныйлар.

Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә күп хезмәт куелган. Аның әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбият аерым китаплар булып та, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дә татар, рус һәм Россиянең башка халыклары, чит ил халыклары телләрендә бик күп  тапкыр басылган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Габдулла Тукай китапларының бай репертуары, шулай ук аның тормышына һәм иҗатына багышланган китаплар һәм басмалар тупланган.

Г.Тукайның татар телендәге күпсанлы китапларыннан китапханә фондларында аның үзе исән вакытта нәшер ителгән басмалар; 1929–1931 елларда латин графикасында чыккан әсәрләренең өч томлыгы; ике томнан торган академик басма (1943, 1948 елларда); дүрт томлык (1975–1976 елларда) биш томлык (1985–1986 елларда) әсәрләр җыентыклары, алты томлык академик басмасы (2011–2016); күп санда сайланма шигырьләр һәм балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр җыентыклары бар.

Г. Тукай әсәрләре. 3 томда. – Казань, 1929–1931. – Татар телендә, латин графикасында.

 

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 622 б. – Татар телендә, латин графикасында.

Габдулла Тукай әсәрләре Россия һәм дөнья халыкларының 40-ка якын теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәләр – милли әдәбиятлар диалогының нәтиҗәле формаларыннан берсе. Матур әдәбиятны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү юлы белән төрле милләт укучылары аның белән таныша алалар, бу исә халыкларның үзара аңлашуына, якынаюына, бер-берсен хөрмәт итүенә һәм дуслыгына булышлык итә.

Татар поэзиясе, шул исәптән Г.Тукай поэзиясе, Россиянең күпмилләтле әдәбиятының бер өлешенә әверелсен өчен, Г.Тукай шигъриятен рус теленә тәрҗемә итү зур әһәмияткә ия. Г.Тукай лирикасын рус теленә тәрҗемә итү шагыйрьнең иртә үлеменнән соң башланган һәм хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

 Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондында Г.Тукай тәрҗемәләренең рус телендә нәшер ителгән басмалары бар: 1920 елда басылган «Өзелгән өмет» («Разбитая надежда») исемле беренче җыентыгы, аңа Павел Радимов тәрҗемәсендәге 12 шигырь кергән; «Шүрәле» (әкият; Казан, 1921) шул ук тәрҗемәче тарафыннан тәрҗемә ителгән, рәсемнәрне һәм тышлыкны И. Плещинский ясаган; «Кәҗә белән сарык» (әкият) шулай ук П.Радимов тәрҗемәсендә (Казан, 1921); «Сайланма шигырьләр» (тууына 50 ел тулу уңае белән;  Казан, 1936); «Сайланма шигырьләр» (Мәскәү, 1938; 1957); «Сайланма шигырьләр» (Казан, 1940); хәзерге көннәргә кадәр рус телендә Казан, Мәскәү, Ленинград (Санкт-Петербург) шәһәрләре нәшриятларында басылган 70-кә якын исемдәге китабы бар. Г.Тукай шигырьләрен рус теленә Анна Ахматова, Вероника Тушнова, Семён Липкин, Рувим Моран, Вил Ганиев, Равил Бохараев, Венера Думаева-Вәлиева һ.б. шагыйрьләр тәрҗемә иткәннәр.

Тукаев А. «Өзелгән өмет» («Разбитая надежда») / татарчадан П.Радимов тәрҗ.  – Казан, 1920. – 30 б. – Рус телендә.

Тукаев А. Шүрәле: әкият  / татарчадан П.Радимов тәрҗ.; И.Плещинский иллюстрацияләре. – Казан, 1921. – 16 б. – Рус телендә.

 

Тукаев А. Сайланма шигырьләр: тууына 50 ел уңаеннан;  татарчадан П.Радимов һ.б. тәрҗ. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 80 б. – Рус телендә.

Тукай Г. Сайланма шигырьләр / татарчадан тәрҗемә. – Казан: Гослитиздат, 1940. – 93 б. – Рус телендә.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: татарчадан тәрҗемә. – Мәскәү: Гослитиздат, 1957. – 320 б. – Рус телендә.

Тукай Г. Әсәрләр. 6 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2025. – Рус теленд.ә

 2025 елда Казанда Г.Тукайның беренче мәртәбә рус телендә күптомлы (6 томда) әсәрләр җыентыгы басылып чыкты. Аңда шагыйрьнең каләменә караган барлык шигырьләре, шулай ук аның прозасы, публицистикасы, хатлары урын алган. Томнарда шулай ук шагыйрьнең элек тәрҗемә ителмәгән шигырьләре Галина Булатова һәм Борис Вайнер тәрҗемәләрендә тәкъдим ителә.

Габдулла Тукай исән чагында ук Россиянең төрки халыклары арасында бик билгеле һәм танылган була. Ул– алар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь. Совет чорына кадәр төрки мәдәният вәкилләре шагыйрьнең әсәрләрен оригиналда укыса да, соңыннан алар бу иҗатны үз туган телләрендә үзләштерә башлыйлар. Шагыйрьнең тәрҗемәләре газета-журнал битләрендә, җыентыкларда урын ала килгән, аннары аерым китаплар  итеп тә нәшер ителгәннәр.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге фондларында төрле төрки телләрдәге, төрле елларда нәшер ителгән китаплар бар.

Тукай Г. Әсәрләр / кереш сүз авт. И.Йосыпов; тәрҗ.: Б.Исмаилов, И.Йосыпов һ.б. – Нукус: Каракалпакгиз, 1960. – 154 б. – Каракалпак телендә.

Тукай Г. Шигырьләр һәм хикәяләр / кереш сүз  авт. А.Чарыяров; тәрҗ.: Б.Кербабаев, Б.Солтанныязов, Д.Акмәммедов. – Ашхабад: Туркменгосиздат, 1961. – 98 б. – Төрекмән телендә.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр / төз. Ә.Мохтар; кереш сүз авт. А.Уразаев. – Ташкент: Гослитиздат УзССР, 1961. – 242 б. – Үзбәк телендә.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт., тәрҗ. К.Джунусов. – Фрунзе: Кыргызгосиздат, 1962. – 189 б. – Кыргыз телендә.

Габдулла Тукай әсәрләре Азәрбәйҗанда да киң танылган һәм берничә тапкыр азәрбәйҗан телендә нәшер ителгән. Бу илдә аның иҗаты белән кызыксыну тыгыз мәдәни бәйләнешләр һәм телләрнең охшашлыгы аркасында йөз елдан артык дәвам итә. Бүлек фондында 2011 елда Бакуда шагыйрьнең 125 еллыгы уңае белән басылган ике китап тәрҗемәче Рәмиз Әскер автографы белән саклана.

Тукай Г. Millәtim=Милләтем / тәрҗ., азәрбәйҗан тел. кереш сүз авт.  Рәмиз Әскер. – Баку, 2011. – 268 б.: рәс. – Текст парал.: татар, азәрбәйҗан телләрендә.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр / тәрҗ., азәрбәйҗан тел. кереш сүз авт. Рәмиз Әскер. – Баку: Нагыл Еви, 2011. – 268 б. – Текст парал.: азәрбәйҗан һәм татар телләрендә.

Габдулла Тукай әсәрләренең казах теленә тәрҗемәләре тирән традицияләргә ия, алар татар һәм казах мәдәниятләрен якынайтуга ярдәм итә. Тәрҗемәләрдә танылган казах шагыйрьләре катнашкан.

Тукай Г. Сайланма шигырьләр / тәрҗ. К.Мырзалиев. – Астана: Аударма, 2007. – 318 б. – Казах телендә.

2016 елда Алматыда Халыкара Абай клубы «Менің 100 китабым» сериясендә ике күренекле татар шагыйре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләреннән торган җыентыкны казах телендә бастырып чыгарды.

Тукай Г. Адашма, халкым, адашма / тәрҗ. Ж.Сыздыков; Җәлил М. Моабит дәфтәрләре. – Алматы, 2016. – 256 б. – Казах телендә.

Габдулла Тукай әсәрләре төрек теленә актив тәрҗемә ителеп, татар мәдәниятен популярлаштыруга ярдәм итә. Тукайның шигырьләре һәм поэмалары Төркиядә нәшер ителгән төрле җыентыкларда, журналларда күп тапкырлар басылып чыга. Аның иҗаты турында тикшеренүләр, мәкаләләр бар. Профессор Фатма Өзкан 1992 елда «Г.Тукайның шигъри иҗаты турында» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1994 елда ул Анкарада күләмле китап (958 бит) бастыра, анда аның монографиясе, шулай ук Тукайның барлык шигъри әсәрләре диярлек оригиналда һәм төрек теленә тәрҗемә ителеп бирелә.

Габдулла Тукай шигырьләре / тәрҗ. Ф.Өзкан. – Анкара, 1994. – 958 б. – Төрек, татар телләрендә.

2006 елда Анкарада Халыкара төрки мәдәният оешмасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Г.Тукайның «Сайланма әсәрләр» дигән китабын бастырып чыгарды; анда шагыйрьнең 100 шигыре һәм 12 мәкаләсе кертелгән. Шигырьләрне төрек теленә Ф.Өзкан, мәкаләләрне А.Рәхимова тәрҗемә иткән.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр һәм мәкаләләр / тәрҗ. Ф.Өзкан, А.Рәхимова. – Анкара, 2006. – 390 б.:  фото б-н. – Текст парал.: төрек һәм татар телләрендә.

Соңгы елларда Тукай шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итү һәм Төркиядә аның мирасын таныту белән Фатих Кутлу уңышлы шөгыльләнә. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан ул, шагыйрь Али Акбаш белән бергә, «Бәнгү» нәшриятында (Анкара шәһәре) төрек телендә Тукайның 130 шигыреннән торган җыентыгын чыгара.

Тукай Г. Шигырьләр / тәрҗ.: А.Акбаш, Ф. Кутлу. – Анкара: Бәнгү, 2016. – 223 б. –  Төрек телендә.

2024 елда Нальчик шәһәрендә, «Минги-Тау» журналына кушымта буларак, «Татарстанны ауазы» («Татарстан тавышы») китабы басылып чыкты. Китапка карачай-балкар шагыйрьләре тәрҗемәләрендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре тупланган. Габдулла Тукай турында кереш мәкалә язучы – Сәкинәт Мусукаева.

Татарстан тавышы: Габдулла Тукай, Муса Җәлил. Шигырьләр. – Нальчик: Принт-Центр, 2024. – 65 б. – Карачай-балкар телендә.

Габдулла Тукай әсәрләре шулай ук башкорт һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Тукай Г. Ашкынамын мәңгелеккә: шигырьләр, поэмалар / төз. Э.Якупова; кереш сүз авт. Р.Бикбаев. – Өфе: Китап, 2016. – 256 б. – Башкорт телендә.

Тукай Г. Халкым, сине яратам  / кереш сүз авт., чуваш теленә тәрҗ. В.Тургай. – Чабаксар, 2010. – 72 б. – Чуваш телендә.

 Габдулла Тукайның гарәп, фарсы телләренә дә тәрҗемә ителгән китаплары бар.

 Гарәп теле белгече Гаяз Ишмөхәммәдев 1969 елда Тукайның «Шүрәле» поэмасын Мәскәүдә гарәп телендә «Әл-Гауләт-Шурале» дигән исем белән аерым китап итеп бастырып чыгара.

 

Тукай Г. Шүрәле: әкият-поэма / тәрҗ. Г.Ишмөхәммәдев. – Мәскәү: Мир, 1969. – 29 б. – Гарәп телендә.

2012 елда Иранның Казандагы Генераль консуллыгының мәдәният буенча атташесы Пәрвиз Гасеми ярдәмендә Тукайның фарсы телендә «Таныш төбәктән таныш тавыш» исемле сайланма әсәрләре җыентыгы дөнья күрде.

Таныш төбәктән таныш тавыш: татар халык шагыйре Габдулла Тукайның сайланма әсәрләр җыентыгы / төз., кереш сүз авт. Н.Ш. Хисамов; фарсы тел. тәрҗ.: М.Насири, М.Д. Халили. – Казан: Заман, 224 б.: ил. – Фарсы телендә.

Бүлектә Габдулла Тукайның Равил Бохараев тәрҗемәсендә инглиз телендә дөнья күргән китабы бар. Бу басма татар әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән, аеруча танылган шигырьләр һәм әкиятләр тәрҗемәләрен үз эченә ала. Бохараев тәрҗемәләрендә татар шагыйрьләре әсәрләренең инглиз телле басмалардадөнҗя күрүе, Көнбатыш укучыларына татар мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә.

Тукай Г. Сайланма шигырьләр («Selected Poetry») / Р.Бохараев кереш сүзе; тәрҗ.: И.Генн, Р.Бохараев. – Суррей: Тилфорд, 2011. – 207 б. –  Инглиз телендә.

Г.Тукайның 135 еллыгына Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең инглиз телендә Р.Бохараев тәрҗемәләре нигезендә әзерләнгән китабын яңадан бастырырга рөхсәт ала һәм аның татарча һәм русча вариантларын да чыгарырга карар кыла. Нәтиҗәдә өч китап бастырыла, аларда шагыйрьнең иң популяр шигырьләре, поэмалары (мәсәлән, «Шүрәле», «Су анасы») һәм балачак хатирәләре татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән. Бу җыентыкларның һәрберсенә 120-ләп әсәр кергән.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. 3 китапта  / төз., кереш сүз авт. Р.Бохараев; тәрҗ.: Р. Бохараев, И.Генн. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 214 б. – Инглиз, рус, татар телләрендә.

Г.Тукай иҗатында балалар әдәбияты аеруча әһәмиятле бер урын алып тора. Аның Россия һәм чит ил халыклары телләрендә балалар өчен нәшер ителгән әсәрләре бик күп: алар аерым китаплар булып та, җыентыкларда да басылганнар.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан уникаль җыентыкта иң популяр «Шүрәле» әкияте 15 телгә тәрҗемә ителеп: татар, башкорт, үзбәк, уйгур, казах, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, рус, венгр, инглиз, немец, француз, кытай телләрендә тәкъдим ителгән, мондый алым әсәрне халыкара аудиториягә аңлаешлы итә. 2024 елда бу китапның дүртенче басмасы да дөнья күрде. Китапка рәссамнар Б.Урманче, Б.Әлменов, Ф.Әминов, В.Булатов, А.Тимергалина һ.б. иллюстрацияләре кертелгән. 

Тукай Г. Шүрәле: [15 телдә]. – Казан: Татар.  кит. нәшр., 2014. – 100 б.: илл.

Тукай Г. Шүрәле: татар әкияте. – Вайлер-на-Рейне, 2023. – 21 б.: илл. – Немец телендә.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы немец телендә 2023 елда дөнья күрә. Китапны Германиянең Вайлер-на-Рейне шәһәрендә «Бертуган» нәшрияты чыгара. Тукай әкиятен немец теленә нәшрият җитәкчесе Алия Тайсина тәрҗемә иткән. Басмага иллюстрацияләрне рәссам Рәис Хәлилов әзерләгән.

Тукай Г. Су рухы тарагы. Су анасы. ­– Järvenpää: Ябалак (Yabalak grp), 2009. – 45 б. + 1 CD-ROM. – Фин телендә.

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкият-поэмасы фин теленә тәрҗемә ителә һәм Мәрьям Неувонен рәсемнәре белән 2009 елда басылып чыга. Әсәрне Туула Королайнен тәрҗемә иткән. Китапка беркетелгән CD-ROM дискта әкиятнең татар һәм фин телләрендәге аудиоязмалары бар.

Тукай Г. Су анасы: балалар өчен әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 32 б.  – Татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә.

2015 елда Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукайның балалар өчен татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә, матур итеп бизәлгән «Су анасы» әкият-поэмасы дөнья күрде. Татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүче – Р.Бохараев, инглиз теленә – А.Шәмсетдинов, төрек теленә – Ф.Кутлу тәрҗемәләре.

Тукай Г. Кәҗә белән Сарык әкияте. – Казан: Мәгариф, 2005. – 47 б.: илл. – Татар, рус, инглиз телләрендә.

Габдулла Тукайның мәшһүр «Кәҗә белән Сарык әкияте» әсәре «Мәгариф» нәшриятында 2005 елда өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыга. Әкиятне рус теленә – Р.Бохараев, инглиз теленә А.Шәмсетдинов тәрҗемә иткән. Ярлы хуҗалардан качкан хайваннарның дуслыгы һәм тапкырлыгы турындагы әкият үзара ярдәмләшүгә, кыюлыкка һәм авыр хәлләрдән чыга белергә өйрәтә.

Тукай Г. Өч әкият. – Казан, 2011. – 168 б.: илл. – Татар, рус, төрек, инглиз телләрендә.

Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, Халыкара «ПЕН-клуб»ның «Татар ПЕН-үзәге», «Җыен» фонды «Идел-Пресс» нәшриятында  шагыйрьнең атаклы өч әкиятен: «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ны татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә аерым китап итеп бастырып чыгарды.

Тукай Г. Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. –  135 б. – Текст парал.: татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мари телләрендә.

Шулай ук Татарстан китап нәшриятында 2011 елда Г.Тукайның Идел буе халыклары – татар, рус, башкорт, чуаш, удмурт, мари телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләре тупланган җыентык дөнья күрде. Шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган бу китапта аның 20 шигыре бирелгән. Җыентыкны төзүче – Вакыйф Нуриев.

Шагыйрьнең бөек талант иясе һәм киң мәгълүматлы шәхес булуы татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү һәм XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән үстереп җибәрү өчен зур мөмкинлекләр ача.

Г.Тукай татар халкының сөекле шагыйренә әверелә, тор­мышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзе­нең шифалы йогынтысын ясап тора.

Шагыйрь мәңгегә халыкның рәхмәтле хәтерендә.

Танышырга тәкъдим итәбез:

Миннегулов Х. Тукай на языке Пушкина (о переводах стихотворений Тукая на русский язык); Тукай в тюрко-исламском мире; Тукай в узбекском мире // Миннегулов Х. Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей. – Казань: изд-во «Ихлас», 2017. – 360 с.

Газизова Л. Переводы лирики Габдуллы Тукая на русский язык: вопросы истории и поэтики. – Конья: Atlas Akademi, 2025. – 200 с.

Исламов Р. Төрле илләрдә, төрле телләрдә... // Мәдәни җомга. – 2014. – 25 апр. – Б. 17.

Кутлу Ф. Тукай шигырьләре – төрекчәдә // Мәдәни җомга. – 2015. – 23 окт. – Б. 9.

Габдулла Тукай: библиографик күрсәткеч / төз. Р.Ф.Исламов. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2016. – 480 б.

Исламов Р.Ф. Габдулла Тукай: биобиблиографик күрсәткеч. – Казан: Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2026. – 692 б. + 12 б. илл.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International