29 нчы апрель – Халыкара бию көне

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе
Нәрсә ул бию? Аның чыганаклары кайда? Бу сәнгатьне ничек үзләштерергә? Бу сораулар бик күпләрне, бигрәк тә бию дөньясы (җанлы театраль куелыш яки аның телевизион версиясеме, классик балет яки матур халык яки эстрада биюеме) белән турыдан-туры бәйләнештә булганнарны кызыксындыра.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына бию тарихы, төркемләнешләре, куелышларының үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләүче китаплар, брошюралар, мультимедиа басмалар, шулай ук көнчыгыш биюләрен, латино, стрит танго сәнгатен мөстәкыйль үзләштерергә теләүчеләр өчен DVD-дисклар тәкъдим итә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International