Декабрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) язучының 100 еллык юбилеена багышланган «Солженицын – фикер иясе, тарихчы, сурәтләү остасы» дип аталган китап күргәзмәсе эшли.
Экспозиция Александр Солженицынны әдип, публицист, тарихчы, идеолог, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак ача. Күргәзмәдә авторның төрле елларда чыккан әсәрләре, аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында китаплар, библиографик белешмәләр, газета һәм журналларда басылган мәкаләләр урын алган.
Язучы тормыш юлының әдәбиятка аяк баскан елларыннан алып 1974 елда илдән куылуына кадәрге өлеше турындагы чын хакыйкать күпсанлы материаллар аша чагылдырыла. Солженицынның беренче хатыны Н. Решетовскаяның истәлекләре кызыксыну уятырлык. Анда язучының студент еллары, Бөек Ватан сугышында катнашу, нахакка төрмәдә утыру, Рязаньда яшәп «Архипелаг Гулаг», «Иван Денисовичның бер көне» әсәрләре язылу тарихлары ачыла. Диссидент, дистә еллар коммунистик идеологиягә каршы көрәшүче язучы чынбарлыктагы вакыйгаларга принципиаль карашын иҗаты аша раслый. 1970 елда зур гауга күтәргән «Илне ничек үзгәртеп корырга?» дигән мәкаләсе дә күргәзмәдә бар. Солженицын иҗаты күпләрдә каршылыклы хисләр уята. Шунысы бәхәссез: рухи яктан нык, сүз кадерен белүче, язучы һәм тикшеренүче каләменә ия булган әдипнең таланты экспозициядә ачык яктыртылган. Нобель премиясе лауреаты (1970 ел), иҗаты һәм сәяси эшчәнлеге белән бөтендөньяга танылган язучы турында күргәзмә һәркемгә дә кызыклы булыр. Рәхим итегез!