Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре «Әнвәр Хәйри укулары»нда катнашты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 1-2 декабрь көннәрендә Алексеевск районының Биләр җирлегендә урнашкан «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.

Әнвәр Хәйри – галим һәм язучы, тәрҗемәче, борынгы китаплар өйрәнү өлкәсендә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләгән белгеч. Аның тарафыннан XIX гасыр – XX гасыр башы мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең әсәр-хезмәтләре хәзерге татар әдәби теленә һәм графикасына күчерелеп дөнья күрә. Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар...», Р.Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре», «Әхмәд ибне Фадланның 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» һәм башка исемдәгеләре бар.

Конференциягә галимнең укытучысы Лена Кәлимулла кызы Таҗиева, галимнәр Фаяз Шәрип улы Хуҗин, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Ризак улы Таһиров, Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова, Колбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музее директоры Люзия Вәлиуллина килгән иде. Шулай ук Татарстан Республикасы мәктәпләреннән җыелган 8-11 сыйныф укучылары һәм кайбер югары уку йортларының беренче курс студентлары катнашты.

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Илзирә Харис кызы Әхмәтшина Әнвәр Хәйринең 1992 елдан шушы китапханәдә эшләве, аның фондларда саклана торган китаплары, газета-журналларда, җыентыкларда басылган мәкаләләре, аларның электрон һәм традицион картотекада теркәлеп баруы турында әтрафлы чыгыш ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International