2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җырчы казлар» дип аталган әкиятләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
«Җыен» фонды нәшер иткән әлеге уникаль басмада дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелгән.
Китапны тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аны басмага әзерләгән иҗат төркеме, 6 нчы сәнгать мәктәбенең укучылары һәм укытучылары, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, язучылар, журналистлар катнашты.
Кичәне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директоры Сөембикә Җиһаншина сәламләү сүзе белән башлап җибәрде. Үз чыгышында ул китапның эчтәлегенә һәм бизәлешенә югары бәя биреп, иҗат төркеменә рәхмәтен җиткерде.
Китапның төзүчесе һәм әкиятләрне татарчага тәрҗемә итүче – Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев – үз чыгышында бу китапның басылып чыгуы татар дөньясы өчен зур вакыйга булуын, әкиятләрнең кеше тормышында олы әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Кичәдә шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Аймәт, «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үз чыгышында иҗат төркеменә, китапханәгә, «Җыен» фондына, 6 нчы сәнгать мәктәбе коллективына олуг рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кичәдә китапның бизәлеш мөхәррире, танылган рәссам Григорий Эйдинов та катнашты. Ул үз чыгышында әлеге басманы рус телендәге тәрҗемәсен дә күрү теләген белдерде.
6 нчы сәнгать мәктәбе һәм 139 нчы гимназия, 33 нче мәктәп балаларының музыкаль чыгышлары кичәгә өстәмә ямь бирде. Сәнгать мәктәбе директоры Наҗия Галләмова үз чыгышында әлеге затлы басманы эшләгәндә остазларның һәм балаларның зур тырышлыгын ассызыклады.
Тамашачыларга Г.Камал исемендәге театр артистлары Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗан башкаруында китаптагы әкиятләр тәкъдим ителде. Казан театр училищесы студенты Валерий Антонов әкиятләрне рус телендә укыды. Китапны рәсемнәре белән бизәгән укучылар үзләре дә кичәдә катнаштылар, китап битләрендә үз иҗат җимешләрен күреп шатлануларын белдерделәр. Китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина белән «Җыен» иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Фауат Рәфыйков тарафыннан яшь рәссамнарның остазларына рәхмәт хатлары тапшырылды, балаларга китап бүләк ителде. Соңыннан алар китапларына Разил Вәлиевтән култамгасын куйдырдылар. Г.Камал исемендәге театр артистлары Луара Шакирҗан һәм Ришат Әхмәдуллин кичәне татар һәм рус телләрендә бик зәвыкълы итеп, сәнгати югарылыкта алып бардылар.
Килгән кунакларга китапханәнең уку залы фойесында 6 нчы сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Уку залындагы витриналарда Разил Вәлиев тәрҗемәсендә нәшер ителгән әкият китапларыннан торган «Әкият сөйлим сезгә...» дип аталган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин иде.
Әдәби-музыкаль кичә һәркемдә якты тәэсирләр калдырды. «Җырчы казлар» китабын Милли китапханәдә тәкъдим итү аның турында мәгълүмат таралуга, балалар арасында танылуына һәм популярлашуына, һичшиксез, зур йогынты ясар.