Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 10 декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Корстон» күңел ачу комплексындагы «Пушкин» залында үткәрелгән «Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы» дип аталган документлар күргәзмәсендә катнашты.

2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Ул – гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, күпкырлы энциклопедик галим.

Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы, Шиһабетдин Мәрҗанинең үз кулы белән язылган автограф-кулъязмалар да тәкъдим ителде. Алар арасында: Коковин матбагасында басылган Коръән текстындагы хаталарга Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан ясалган төзәтмәләр (1876 ел); Шиһабетдин Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе ачылышында ясаган чыгышының караламасы (1876 ел); Хәбибҗәмал Әхмәд кызының мирас акчасын алу турында распискасы (1871 ел) бар.

Әлеге күргәзмә тагын бер кат Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни язма мирасы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International