Журналның чыга башлавыннан алып, хәзерге көнгә кадәр барлык саннары да диярлек Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондларында кадерләп саклана. Кызыксыныгыз, килегез, файдаланыгыз!
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.