Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах китапларын тәкъдим итү кичәсе

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»,  «Свистящие стрелы»,  «Итиль-река течёт»  китапларын тәкъдим итү кичәсе  булып узды. Әлеге китаплар 2018 елда әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Игътибарны җәлеп итәрдәй зәвык белән эшләнгән «Сызгыра торган уклар» (мөхәррирләре Фирүзә Җамалетдинова һәм Газинур Морат, рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Ринат Хәсәншин), «Свистящие стрелы» (тәрҗемәчеләре Азалия Килеева-Бадюгина һәм Зөмәрә Халитова, мөхәррире Гүзәл Сундукова, рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Ринат Хәсәншин), «Итиль-река течёт» (тәрҗемәче Марсель Зарипов, мөхәррире Эльвира Сөләйманова, рәссамы Руслан Ибраһимов, бизәлеш мөхәррире Ринат Хәсәншин) китаплары әдәбият сөючеләргә язучының әдәби мирасы буларак тәкъдим ителде.

Китапларны тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә нәшрият вәкилләре, күренекле язучылар, галимнәр,  журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, театр актерлары һәм җырчы артистлар, Казан университеты студентлары, әдипнең туганнары һәм якыннары катнашты. Кичәдә Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Эльмира Шәрифуллина, Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина, Илдар Сәгъдәтшин, Резедә Хәйретдинова һәм башкалар Нурихан ага Фәттах шәхесенә һәм иҗатына югары бәя биреп, аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, әдипкә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Зөһрә Сәхәбиева, Георгий Ибушев башкарган җырлар, Инсаф Абдулла белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев күрсәткән, «Итил суы ака торур» әсәренә нигезләнгән инсценировка, Геннадий Максимовның баянда уйнавы тамашачылар күңеленә хуш килде.

Кичә барышында китапханәнең Зур уку залында «Ерак тарихыбызга юл сызучы...» һәм  «Ядкәрләрдә – әдип язмышы: Нурихан Фәттахның шәхси әйберләре, документлары» дип аталган һәм әдипнең киңкырлы иҗади эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин иде.

  

  

   

  

  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International