Җырлы-моңлы иҗат

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе узды. Әлеге кичәгә аның сәхнәдәш дуслары, якташлары, чордашлары, якыннары җыелган иде.

Күпкырлы талант иясе, китаплар авторы Тәслимә Низами бу дөньяны яратып яшәве һәм иҗат итүе белән үзенчәлекле. Олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләрен матур көйләргә төреп халкыбыз күңеленә сала ул.

Кичәне китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Гөлназ Габдрахманова Тәслимә Низаминың шигыре белән ачып җибәрде.

Җыр-моң һәм шигърият бәйрәме барышында автор-башкаручы Тәслимә Низами үзенең бай иҗат юлы белән таныштырды һәм матур җырларын яңгыратты, сәнгать кешесенә хас ихласлык белән балачак, яшьлек хатирәләрен сөйләде. Үзенең иҗатташ дусларына, Милли китапханәгә рәхмәтләрен җиткерде.

Иҗат кичәсен нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина алып барды. Танылган җырчылар Азат Хөсәенов, Гадел Равиловларның дәртле җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Тәслимә Низаминың яшьлек дусты, күренекле журналист Фәния Әхмәтҗанова үз чыгышында аның белән бәйле кызыклы вакыйгаларны бәян итте. Яшь буын артистларның чыгыш ясавы кичәгә өстәмә ямь бирде. Шулардан Фәрит Вәлиев башкаруындагы нәфис сүз һәм мөнәҗәтне, «Афәрин» триосы башкарган җырларны залдагы кунаклар көчле алкышлар белән каршы алды. Иҗат кичәсе бик җылы һәм җанлы рухта узды.

  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International