Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) «Әфган кайтавазы» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Әфган сугышы тарихта калып бара. Әмма аның кайтавазы һаман да күңелләрдә, «Бу гаделсез сугышта арсландай ир-егетләребезнең гомерләрен өзү кирәк идеме?» – дигән сорау бүген дә җавапсыз. Ул сугышның фаҗигале нәтиҗәләре, дөнья һәм илебез җәмәгатьчелегенең аңа карата мөнәсәбәте күпләргә билгеле. Күргәзмәне карарга килүчеләр Әфганстан иле белән якыннан танышырлар, хәрби бәрелешләрдә үзләре катнашкан шаһитләр күзлегеннән игътибар итәрләр дип ышанабыз.
Экспозициянең беренче өлеше совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелү тарихын, игълан ителмәгән сугышның барышын, хурлыклы тәмамлануын тасвирлый. Укучылар интернациональ бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән яугирләрне сурәтләүче әдәби-нәфис һәм документаль әсәрләр белән таныша алалар. Генерал Б.В. Громов үзенең «Чикләнгән контингент» китабында совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелү сәбәпләрен, сугыш хәрәкәтләрен, унышсызлыкларын анализлый. Әфган сугышының озак еллар билгесез булып торган сәхифәләре фотодокументларда һәм шаһитләр истәлекләрендә чагыла.
Әфган сугышы һәм аның белән бәйле вакыйгалар кинофильмнарда, әдәбият һәм сәнгатьтә дә киң чагылыш тапты. Күргәзмәнең икенче өлеше шул турыда сөйли. Совет солдатының каһарманлыгы турында күпме җыр һәм шигырь язылган?! Бу гаделсез сугыш турында Э. Тополь, С. Алексиевич, А. Иванов һәм башкаларның китаплары сөйли.
Күргәзмәнең өченче өлеше Әфган сугышында катнашкан якташларыбызга багышланган. Дәһшәтле көннәрнең шаһите булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөргән каһарманнарның исеме туган як тарихында язылып калырга тиеш. Татарстаннан 9358 кеше интернациональ бурыч үтәүдә катнашкан. Республиканың һәр районында сугыш сынавын узган солдатлар яши. Туган җирләренә цинк табутта кайтарылганнары күпме булды да, еллар узганнан соң инде күпмесе безнең арада юк...
Безнең теләк бер – җир йөзендә сугыш уты кабынмасын! Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде – күргәзмә шуңа өнди. Китапханәгә килегез!