Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Халыклар күп – ил бер генә» дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим итә. Фондлардан сайлап күргәзмәгә тупланган әдәбият киң катлау китап укучыларга тәгаенләнгән һәм февраль ае дәвамында аның белән китапханәнең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) танышырга мөмкин.
Россия Федерациясе – күпмилләтле дәүләт (бу раслама РФ Конституциясендә дә чагылыш тапкан), үз тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре булган 190 халыкны үз эченә ала. Халыкларның күпчелеге аз санлы һәм бик зур булмаган җирлекләрдә яши. Бары тик җиде милләтнең генә саны миллион кешедән артык, болар – руслар, татарлар, украиннар, башкортлар, чуашлар, чеченнар һәм әрмәннәр. Күргәзмәдә аерым тел төркемнәренең (төрки, фин-угор һ.б.) үзенчәлекләрен ача торган, һәрбер халыкның барлыкка килүен һәм тарихи үсешен, хәзерге Россия җирлегендә таралып урнашуын, күчешләрен һәм күрше халыклар белән мөнәсәбәтләрен тасвирлаган фәнни-популяр һәм белешмә әдәбият урын алган.
Теләүчеләрнең барысын да күргәзмәдәге әдәбият белән танышырга чакырабыз.