2019 нчы елның 15 нче февралендә «Китапханәләр эше практикасында мультимедиа технологияләре» белем бирү программасы буенча һөнәри квалификацияне күтәрү укулары кысаларында ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан шәһәре китапханәчеләре өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Дәресләрдә катнашучыларга рус һәм татар телләрендә массакүләм чаралар үткәрү өчен электрон һәм мультимедиа ресурсларына җентекле күзәтү тәкъдим ителде. «Массакүләм чараларда Мультимедиа һәм Интернет-ресурслар» һәм «Мәгълүмати басмаларның перспектив формасы буларак электрон басмалар» презентацияләре әзерләнде.