Татарстан Милли китапханәсендә республиканың китапханә эше тармагындагы «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» конкурсларына йомгак ясалды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2018 елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Милли китапханә, Республика Яшүсмерләр китапханәсе, Республика Балалар китапханәсе һәм Республика махсуслаштырылган сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе вәкилләре катнашында конкурсның оештыру комитеты утырышы узды. Премиянең гамәлгә куючысы Мәдәният министрлыгы булса, конкурсны төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.

Әлеге премияләр 2000 елдан башлап ел саен бирелә. Аларның максаты – китапханә хезмәткәрләре арасында иҗади эзләнүгә омтылышны арттыру һәм яңача эшчәнлек төрләрен үстерү, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү юнәлешендә матди яктан кызыксындыру, республика китапханәләре эшчәнлегендәге традицияләрне саклап калу һәм үстерү.

«Лидер» премиясе ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләгән китапханәгә хәзерге заман китапханә хезмәте күрсәтүнең югары үрнәген булдырган, китапханәдән файдаланучыларны үзенә һәм китап укуга актив җәлеп иткән, халык арасында китапханәнең һәм китапханәченең социаль статусын күтәргән өчен бирелә.

«Иҗади эзләнү» премиясе китапханәләр эшчәнлегендә яңа юнәлешләр һәм эш алымнары кулланган өчен «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләрендә бирелә.

2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 18 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 28 эш тәкъдим ителде (3-се – «Лидер», 25-е – «Иҗади эзләнү» премияләренә).

«Лидер» премиясенә «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе китапханә эшчәнлегенең интенсив үсеше, яңача эш формаларын гамәлгә кертү, китапханәләрнең матди-техник базасын яңарту, милли мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча актив эшчәнлек алып барган өчен лаек дип табылды.

«Иҗади эзләнү» премиясе лауреатлары:

«Үзәк китапханә» номинациясендә:

«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе «Date&coffee кофеханәсендә шигъри кичә» проекты өчен.

 «Шәһәр китапханәсе» номинациясендә:

«Алабуга муниципаль районы үзəклəштерелгəн китапханəлəр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 5 номерлы шәһәр китапханәсе «Библиоинновация: китапханәнең яңарышы» проекты өчен.

«Авыл китапханәсе» номинациясендә:

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең Бәзәкә авылы китапханәсе «Бизяки.рф» интернет-ресурсын булдырганы өчен.

Яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен оештыру комитеты карары нигезендә Рәхмәт хатлары белән түбәндәге  китапханәләр бүләкләнәчәк:

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе;

«Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк шәһәр балалар китапханәсе;

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Балтач авылара Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе Шеңшеңәр авылы китапханәсе;

«Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Чишмәбаш авылы китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Татарстан авылы китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасының Казаклар авылы китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасының Шармыш авылы китапханәсе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International