«Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында 2019 елның 25 һәм 28 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның мәктәп яны лагерында ял итүчеләр һәм 3 нче гимназия укучылары булды. «Үз уеным» форматындагы әлеге чаралар Борынгы Греция мифларына багышланган иде.
Ничә меңьеллар узса да, мифлар белән кызыксыну кимеми. Мифлар – риваятьләр белән беррәттән, аллалар, алиһәләр һәм мифологик персонажларның батырлыклары турындагы популяр хикәятләр. Борынгы Грециянең риваятьләре һәм мифлары күп кенә әдәби әсәрләр, балалар һәм өлкәннәр өчен төшерелгән фильмнар һәм сериалларның сюжетлары нигезендә ята.
Киләсе этапта укучылар командаларга бүленеп, «Үз уеным» танылган телевизион интеллектуаль бәйгесенә охшатып оештырылган ярышта катнаштылар. Балалар катлаулы сорауларга дөрес җавап биреп кенә калмады, үз җавапларына тәфсилле аңлатма биреп, яхшы белемнәрен дә күрсәтте.
Чара ахырында укучылар үзләренә ошаган геройларның сурәтләрен ясады, өстәл уеннары уйнады һәм Борынгы Грециянең аллалары турында мультфильм карады.