Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләп килүче «Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы 2019 елның 28 мартында узды.
Аланның кунагы шагыйрә, җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан булды.
Гөлүсә ханым үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрәнең шигырьләре туган җирне, тормышны яратуга, гаиләгә, мәхәббәткә багышланган. Шулар арасында тормыш иптәше, танылган җырчы Закир Шаһбанга булган ихлас мәхәббәтен чагылдырган шигырьләре аерым урын алып тора. Закир Шаһбан исеменнән язылган «Бер кайтырмын», «Гомерем минем», «Төшләремдә күрдем әнкәемне» шигырьләрендә исә автор күрү сәләтеннән мәхрүм җырчының хис-кичерешләре тирәнлеген ача.
Кичәдә авторның шигырьләре укылды, җыр язмалары тыңланды. Һәр бирелгән сорауга Гөлүсә Шаһбан тулы, эчкерсез җавапларын ирештерде.
«Әдәби алан»лылар үзләре дә шагыйрәгә булган ихлас теләкләрен шигъри юллар аша җиткерделәр.