Китапханә белән танышу

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында 181 нче күппрофильле мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Китапханә белән танышу» дип исемләнгән күзәтү-мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республикада төп китап саклау урыны булуы, аның фондларында төрле тематикага караган, төрле телләрдәге документлар (китаплар, электрон басмалар, кулъязмалар һәм сирәк китаплар, вакытлы матбугат һ.б.) саклануы турында сөйләделәр. Шулай ук китапханә бүлекләренең эшчәнлеге һәм файдаланучыларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән дә таныштырдылар. Китап белән, китапханә фонды белән эшләү кагыйдәләренә, каталогларда документны мөстәкыйль эзләүгә аерым игътибар бирелде.

Китапханә урнашкан гүзәл бина, аның тарихы һәм һәр бүлмәнең үзенчәлеге турындагы кызыклы экскурсия беркемне дә битараф калдырмады. Чара барышында укучылар барлык биремнәрне дә җиңел генә башкарып чыктылар, йомгаклау викторинасының сорауларына төгәл җавап бирделәр.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International