«Ел китабы» Республика конкурсы кысаларында 2019 елның 29 мартында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге белән берлектә, Балтач районы Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллина һәм режиссёр Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамали белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Кичәдә катнашучылар Равилә Шәйдуллинаның «Ел китабы–2016» бәйгесендә җиңү яулаган «Ялантауга ай кунган» китабы буенча фикер алыштылар. Язучының «Үксезләр» повесте буенча Нурания Җамали тарафыннан төшерелгән нәфис фильм кичәдә катнашучылар арасында зур бәхәсләр уятты. Очрашу Равилә Шәйдуллинаның шигыренә язылган җыр, балалар башкаруында татар, рус, удмурт, мари телләрендә яңгыраган шигырьләре белән үрелеп барды. Кичә барышында районның китап сөючеләре, китапханәчеләр онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде.
Районның авылара Үзәк китапханәсе директоры Резеда Мөдәррис кызы Зарипова, кичәне йомгаклап, килгән кунакларга иҗади уңышлар теләде, очрашу истәлеге итеп язучыга китап укучыларның аңа атап язылган теләкләре тупланган папка тапшырды.