Томас Фелькер картиналарының күргәзмәсе ачылды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт), чит телләрдәге әдәбият бүлегенең алман уку залы хезмәткәрләре тырышлыгы белән, алман рәссамы Томас Фелькерның скетчинг стилендәге картиналары күргәзмәсе ачылды.

Томас Фелькер 1958 елда Бад Херсфельд шәһәрендә (Гессен җире) туа. Ул архитектура белән кызыксына, ике шәһәрдә – Бад-Наухайме һәм Майнедагы Франкфуртта яши һәм иҗат итә. Күргәзмәдә алман иленең шәһәрләре һәм ландшафты сурәтләнгән картиналар тәкъдим ителгән. «Минем картиналарым сәяхәтләр вакытында яки туган шәһәрем Бад-Наухайм буйлап җәяү йөргәндә туа. Мин картиналарны күбрәк кечкенә форматта ясыйм, чөнки һәрвакыт рюкзагымда рәсем өчен альбомым була. Рәсем минем өчен ул үзенә күрә туктап хәл алу кебек. Җирлекнең атмосферасын һәм кәефен тоеп була. Шул рәвешле, мин аерым бер мизгелдә тупланам һәм аны интенсиврак хис итәм».

Алман уку залы кураторы Галина Валентиновна Пичугина күргәзмәне ачык дип игълан итте. Чарага килгән кунаклар өчен бу көнне Алмания һәм картиналарда сурәтләнгән урыннар буенча презентация күрсәтелде. Шулай ук алар скетчинг стилендә картиналар ясау буенча мастер-класста да катнаштылар. АртЛаб мәктәбе укытучысы Людмила Игнатьева белән бергә, Томас Фелькерның бер рәсемен кабатлап ясарга тырыштылар. Катнашучылар рәсем ясау процессыннан уңай тәэсирләр алды, үз иҗатларыннан канәгать калды.

 Скетчинг – тиз рәсем ясау техникасы. «Скетчинг» сүзе («sketch») инглиз теленнән – этюд, зарисовкалар, эскизлар ясау, каралама дигән мәгънәдә тәрҗемә ителә. Әлеге техника тиз темпта рәсем ясауга нигезләнгән, бу рәссамга аз гына вакыт аралыгында төрле объектларны һәм фикерләрне визуальләштерергә мөмкинлек бирә. Дизайнерларның һәм үз уйларын, фикерләрен башкаларга тиз арада җиткерүдә рәсемне файдаланучыларның бу төп коралы.

Хәзерге дөньяда скетчинг – үз фикерләреңне, очрашулардан, сәяхәтләрдән, төрле чаралардан алган хис-кичерешләреңне кәгазьдә теркәп бару. Ул рәсем ясау белән шөгыльләнә башлаучыларга файдалы. Бу техника шактый гади һәм профессиональ рәссам күнекмәләрен таләп итми.

Барлык кызыксынучыларны Алманиянең матур урыннары буйлап сәяхәт итәргә чакырабыз. Күргәзмә 2019 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International