2019 елның 5 апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Һөнәрле үлмәс» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул 2019 елның Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителүенә багышланган.
Казан шәһәрендә «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруны исәпкә алып, 2019 ел Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Татарлар – элек-электән тырыш, эшчән, һөнәрле халык. Халкыбыз данлыклы сафьян читекләре, кәләпүшләре, чигүле калфаклары, җиз комганнары, чүлмәкләре белән бөтен дөньяга танылган.
ХХ гасыр башында ук әлеге һәм башка һөнәрләргә өйрәтә торган шактый күп китаплар да басылган. Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге куйган бу күргәзмәдә шул китапларның бер өлеше белән танышырга мөмкин. Шулар арасында алтын-көмеш һәм никельдән төрле эшләнмәләр ясарга: «Галвания яки алтын, көмеш һөнәрләре» (Казан, 1913), «Звонок һәм никель һөнәре» (Казан, 1904), төзелеш өчен кирәк-ярак җитештерергә: «Түбәгә ябыла торган чүлмәк кирпечне ничек эшләргә кирәк?» (Казан, 1915), «Утта янмый торган арзанлы балчык каралтылар» (Казан, 1925), «Җитен һәм аннан сүс эшләү» (Казан, 1922), умартачылыкка: «Умарта кортлары һәм аларны тәрбия» (Казан, 1919) һәм башка һөнәрләргә өйрәтә торган басмалар китапханәгә килүчеләр игътибарына тәкъдим ителде.
Халкыбызның һөнәрчелек тарихы белән кызыксынган һәркемне күргәзмәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Күргәзмә 1 июльгә кадәр эшләячәк.