«Безнең гәҗит» – ышанычлы юлдаш

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан федераль университетының журналистика факультетында белем алучы 1 курс студентлары белән «Безнен гәҗит» редакциясе хезмәткәрләренең очрашуы булып узды.

«Безнең гәҗит» – татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси, милли газета. 2003 елның гыйнварыннан чыга башлаган, хәзерге көндә үз укучысын тапкан әлеге басма үзенең битләрендә төрле актуаль темаларны чагылдыра, халыкны борчыган мәсьәләләрне яктырта.

Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, китапханә фондында сакланган газеталардан тупланган күргәзмә булачак журналистларда зур кызыксыну уятты.

Килгән кунаклар газетаның оешу тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, студентларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Очрашу кызыклы, мавыктыргыч рухта үтте. Бердәм укучы билетлары алган укучыларыбыз, киләчәктә китапханәнең даими укучылары булырбыз, дип вәгъдә бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International