Балачакта кунакта. Галимҗан Гыйльманов белән очрашу

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танылган татар язучысы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов белән иҗади очрашу оештырдылар.

Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов татар әдәбиятын, шулай ук балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендә актив иҗади эш алып бара. Моның нәтиҗәсе – шигырь җыентыклары да («Гөрләвек-Ручеек», «Мин белгән малай» һ.б.), балалар өчен пьесалар һәм шигырьләр җыентыклары да («Көмеш тарак»), балалар өчен проза да («Алдакчы тукран», «Самат-батыр» һ.б.), халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, үзешчән театр студияләре өчен сәхнә әсәрләре дә. Аның пьесалары буенча телефильмнар төшерелде. Язучының әсәрләре рус, башкорт, чуваш, төрек, алман телләренә тәрҗемә ителгән.

Очрашуда язучы балачак хатирәләре белән уртаклашты, әдәби мәйданга атлаган беренче адымнары турында сөйләде, китап укуның файдасын, мөһимлеген ассызыклады. Укучылар язучының шигырьләрен татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәләрдә укыдылар.

Дәрес-очрашу барышында Галимҗан Гыйльманов татар телендә язылган шигырьләрне сәнгатьле уку буенча мастер-класс үткәрде. Шулай ук балалар үзләренә тәкъдим ителгән сүзгә дөрес рифманы сайлап, шигырь иҗат итүдә көчләрен сынап карадылар. Дәрес ахырында укучылар кунакның балалар өчен нәшер ителгән барлык китаплары белән таныштылар һәм истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

Очрашу дустанә атмосферада узды. Язучы белән танышу, очрашу укучылар өчен чын бәйрәм булды.

Балалар әдәбияты дөньясына сәяхәтебезгә кушылырга чакырабыз.

Тулырак мәгълүмат өчен телефон: (843) 292-70-98.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International