Коръән – иң зур бүләк

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Коръән нуры» күргәзмәсенең ачылышы булды.

Әлеге күркәм мәрасимдә Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Казан арты мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мәхмүтов, Татарстан Республикасы мөфтиятендә һәм Бөтенроссия мөслимәләр оешмасында дәгъвәт, ягъни вәгазьчеләр оешмасы җитәкчесе Сәйдә абыстай Аппакова, мәдрәсә шәкертләре, журналистлар катнашты.

Күргәзмә ачылышы Коръәннән аятьләр укып, дога кылу белән башланды.

Милли китапханәнең Коръән китаплары коллекциясен оештыруда башлап йөргән шәхес – Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев – татарларның электән үк китаплы, мәгърифәтле милләт булуы турында сөйләде. 1986 елда Әфганстаннан алып кайтылган, үзенә шунда бүләк ителгән Коръән китабының әлеге коллекциядә беренче карлыгач булуын әйтте.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин Коръән китабының бөеклегенә, тәфсирләрнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Бу күргәзмәне оештыруның әһәмиятен ассызыклады. Оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Нияз хәзрәт Сабиров мондый күргәзмәләрне ешрак оештырырга, яшьләргә бу мирасны җиткерергә кирәклеге турында сөйләде. Казан басмасы шрифтының Шәрык-мөселман илләрендә яратып кулланылуы турында кызыклы фактлар китерде.

Сәйдә абыстай Аппакова, мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен бары тик Коръән китабына таянырга тиеш, диде. Коръән китабының ислам дөньясында иң абруйлы китап булуына, тәфсирләрне уку һәм өйрәнү аша Коръән аятьләренең мәгънәләренә төшенүнең мөһимлегенә басым ясады.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин күргәзмәгә куелган Коръән нөсхәләренең кызыклы да, гыйбрәтле дә тарихы турында сөйләде.

Әлеге экспозиция Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ярдәме белән Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Киң даирә укучыларны иң зур байлыгыбыз булган Изге китап – Коръән – коллекциясе белән китапханәчеләр бик теләп таныштыра.

Киләчәктә Милли китапханәнең Коръән коллекциясе тагын яңа басмалар, яңа нөсхәләр белән тулыланыр дигән теләктә калабыз.

Күргәзмә 14 апрельгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

   

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International