Бөек галимебез рухын яд итеп...

2012 елның 25 июне, дүшәмбе

2012 нче елның 21 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Өченче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укулары узды. Укулар мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Каримуллин (1925–2000) истәлегенә багышланды. Әлеге укуларның беренчесе 2003 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, икенчесе 2010 елда әдипнең туган ягы Саба районында үткәрелгән иде.

Өченче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укуларында милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында чыгышлар яңгырады. Россиянең ике зур шәһәреннән – Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, Украинаның Кырым Автономияле Республикасыннан килгән катнашучыларның докладлары аеруча зур игътибар белән тыңланды:
– «И.К.Шнорның «Азия басмаханәсе» (1785–1797) эшчәнлеге: архивтагы яңа табыш» дип аталган доклад белән Россия дәүләт китапханәсе генераль директорының китапханә эше буенча урынбасары, тарих фәннәре докторы Александр Юрьевич Самарин;
– «И.Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсе эшчәнлеге турында» дигән доклады белән И.Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсе директоры урынбасары Ләйлә Зейтулла кызы Кадыйрова;
– «Соңгы 20 елда Россия милли китапханәсенең шәрык кулъязмалары: фондларны ачу һәм яңа халәт (каталоглар, публикацияләр, конференцияләр, күргәзмәләр, проектлар)» темасына доклад белән Россия милли китапханәсе кулъязмалар бүлегенең шәрык фондлары секторы мөдире Ольга Валентиновна Васильева чыгыш ясадылар.

Укуларда шулай ук Татарстанның һәм Казанның эре фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан галимнәр, аспирантлар һәм студентлар, Әбрар аганы белгән, аның белән аралашкан язучылар, журналистлар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, якташлары, фикердәшләре, шәкертләре катнашты. Аларның күбесе кызыклы һәм фәнни җәһәттән әһәмиятле докладлар, чыгышлар ясады, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.

Галимнең истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә яңа теләк-тәкъдимнәр әйтелде. Аерым алганда, мондый фәнни-гамәли чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итү, Ә.Г.Кәримуллин хезмәтләренең күптомлыгын әзерләп бастыру, Казанда ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы кую зарурлыгына басым ясалды. Казандагы урамнарның берсенә академик Әбрар Кәримуллин исеме бирү турында шәһәр хакимиятенә кабат мөрәҗәгать әзерләү карары да бертавыштан хупланды.

Укуларга йомгак ясаганнан соң катнашучылар Ә.Г.Кәримуллинның Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге Мемориаль бүлмәсе (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) белән танышты.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International