«Татар археографиясе». 33 нче китап. Икенче анонс

2024 елның 14 июне, җомга

Беренче анонс

Татар әдәбиятының бай тарихында бик авыр сырхауларга дучар булган (сукыр, хәрәкәте чикләнгән һ.б.) әдипләрнең бай иҗади мирасы калган кебек, Нигъмәтулла Солтанбәковның да үз куллары белән язган шигъри (тезмә) әсәрләре кулъязмалар рәвешендә хәзергәчә сакланып калган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Нигъмәтулла Солтанбәковның үзе күчереп кәгазьгә теркәп калдырган сигез кулъязма җыентыгы бар. Алар китапханә хезмәткәрләренең 2000–2019 елларда археографик эзләнүләре нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә, Саба, Мамадыш районнарында һ.б. төбәкләрдә табылды. Кулъязма истәлекләрнең сакланышлары, гомумән, уртача диярлек. Арада шактый тузган-таушалганнары да, яхшырак хәлдәгеләре дә бар.

Нигъмәтулла Солтанбәковның бер шигъри җыентыгы әдипнең нәсел дәвамчыларында саклана.

Болардан тыш, Н.Солтанбәковның өч җыентыгы Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты археографлары тарафыннан 1981–2013 елларда табылган. Аларда Нигъмәтулла мулланың бабасы Колмөхәммәт һәм үз әсәрләре теркәлгән.

Нәтиҗәдә, хәзерге вакытка фән даирәсендә Н.Солтанбәковның 12 кулъязма җыентыгы билгеле. Шуларның күпчелегендә үз әсәрләре язылган.

Монда әйтелгәннәр, әлбәттә, Нигъмәтулла мулла иҗатының хәзерге вакытта фәнгә билгеле бер өлеше генә. Аның шигъри җыентыклары, бәлки, башка китапханәләрдә һәм музейларда да бардыр. Шулай ук нәсел дәвамчыларында һәм Мамадыш төбәгендәге төрле авылларда сакланып килә торганнары булуы да бик мөмкин. Ә замана кыенлыклары аркасында мәңгелеккә юкка чыкканнары күпме булгандыр – бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм.

Һәрхәлдә, Нигъмәтулла Солтанбәковның безнең көннәргәчә килеп ирешкән кулъязма җыентыклары белән танышкач, әдәбиятыбыз тарихына тагын бер үзенчәлекле әдип исеме өстәлергә тиешлеге аңлашыла.

Фотода: Нигъмәтулла Солтанбәков әсәренең автограф кульязмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International