«Татар археографиясе». 33 нче китап. Өченче анонс

2024 елның 22 июне, шимбә

Беренче анонс

Икенче анонс

Мамадыш районының эпиграфик истәлекләренә багышланган, 2015 елда басылып чыккан хезмәтебездә Нигъмәтулла Солтанбәковның кабер ташы турында мәгълүмат бирелгән урында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге кулъязма шигъри җыентыгы турында хәбәр иткән идек.

«Татар археографиясе» сериясендә 2021 елда дөнья күргән, «Шигъри ядкярләр» дип аталган 27 нче китабының кереш мәкаләсендә Нигъмәтулла Солтанбәковның Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана торган кулъязма җыентыклары турында тагын кыскача язылды. Аның әсәрләре турында, аерым алганда, әдәбият галимнәре тарафыннан өйрәнелергә лаек дип әйтелде. Шунда ук бу авторның кулъязма җыентыклары турында гомуми мәгълүмат бирелде.

Нигъмәтулла мулланың кулъязмаларына күз төшергәч тә, аның читенлек белән, уңайсыз хәлдә, бераз калтыраулы кул белән язылганлыгы аңлашыла. Шуңа карамастан, аның «хаталы яздым» дигән сүзләре бер дә дөрес түгел дияргә мөмкин. Чөнки барлык текстларын бергә җыеп караганда да, хаталары берничәдән артык түгел. Ул бөтен текстларын да диярлек, хәрәкәләр кулланып язган. Шунлыктан, гадәттә, төрлечә укылырга мөмкин булган сүзләрнең автор теләгәнчә укылышын аңларга һәм хәзерге графикага күчергәндә үзгәртмичә бирергә мөмкин. Өстәвенә, ул гарәп һәм фарсы алынмаларының тәрҗемәләрен, шулай ук кайбер архаик сүзләрнең аңлатмаларын юллар арасында язып барган. Авторның теле исә борынгы төрки-татар шигъриятенә бик якын. Шигъри куәте шактый камил булганлыгы аермачык күренеп тора.

Нигъмәтулла Солтанбәковның әсәрләрендә үзенең аяныч хәле шактый киң тасвирланган, ул үзенең гөнаһлары-хаталары өчен тәүбә иткән, язганнарын укучылардан догалар өмет итүен даими кабатлаган. Шигырьләренең шактые балаларына һәм якыннарына үгет-нәсихәтләрдән тора. Никадәрле авыр хәлдә яткан булса да, ул һич кенә дә  үз язмышына рәнҗү белдермәгән.

Автор иҗат иткән шигырьләренең күбесенең ахыргы юлларында еш кына исемен күрсәткән.

Н.Солтанбәков тарафыннан 1895 елда язылган шигъри «Шәҗәрә» әсәре һәм 1895–1925 еллар арасында иҗат ителгән дүрт мәрсия әдәбият тарихыбыз өчен әһәмиятле урын алырга лаек.

Фотода: Нигъмәтулла Солтанбәков әсәренең автограф кулъязмасы

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International