«Татар археографиясе». 33 нче китап. Дүртенче анонс

2024 елның 5 июле, җомга

Беренче анонс

Икенче анонс

Өченче анонс

Нигъмәтулла Солтанбәковның дүрт мәрсиясе билгеле.

Аларның беренчесе 1894 елда Димәшкъ шәһәренә күчеп киткән бертуган энесенә – мулла Шәехзадәгә – багышланган. Ул сәфәре вакытында, Төркия аша үткәндә, 41 яшендә кинәт вафат булган. Мәрсиядә Шәехзадәнең искиткеч диндарлыгы, Чистайдагы Мөхәммәтзакир ишанның мөриде булганлыгы, һәр елда остазы янына барып йөргәнлеге язылган.

Нигъмәтулла Солтанбәковның икенче җыентыгында Түбән Ушмы авылының тирән белемле һәм гаять инсафлы-диндар Һадиулла хәзрәткә багышланган мәрсиясе сакланган. Мәрсиянең сакланган хәтле текстында автор Һадиулла хәзрәтнең 1868 елдан алып (барлыгы 40 еллап) имамлык иткәнлеге, балалар укытканлыгы турында язган. Аның ягымлы-шәфкатьле, күркәм холыклы, тирән белемле, вәгазь-нәсихәтләре үтемле булганлыгын тасвирлаган. Һадиулла хәзрәт «безнең өчен көзге кебек, караңгылыкны таратучы иде» дип бәяләнгән. Автор Һадиулла хәзрәтне «җимешләрен өзәр өчен башын да бөгәләр, өстенә дә менәләр, ботакларын аералар, таш һәм таяклар аталар» дип, мул җимеш бирә торган агачка тиңләгән. Инде ул вафат булганнан соң дини мәҗлесләрдә гәзит-мәзит, роман, диләнкеләр турында сүз куерталар дип, тәнкыйтьләп тә алган.

Солтанбәковның бер мәрсиясе Мөбарәкзадә исемле, 20 яшендә вафат булган егеткә багышланган. Бу текст лирик герой монологы рәвешендә хикәяләнгән. Мөбарәкзадә үзенең Түнтәр мәдрәсәсендә укыган чагыннан башлап, кичергән хәлләрен бәян иткән. Бала вакытыннан шәкерт буларак күп җәфалар чиккәннең соңында, Мөбарәкзадә үзе дә өлкән шәкерт һәм хәлфә булган. Патша Николай Икенченең 1905 елгы Манифесты игълан ителеп, хөррият җилләре тәэсирендә өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр үзара киңәшеп, Түнтәр мәдрәсәсендәге укыту һәм эчке тәртипләрне үзгәртү максатында программа төзегәннәр. Үтенеч белән дамелла хәзрәткә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзрәт исә, каны кайнап, укып та тормыйча, гаеплеләргә җәза бирү әмәленә керешкән. Хөсәен исемле хезмәтчесе белән мәдрәсәгә кереп, программа язган кешеләрне җыеп суктырган. Хезмәтчесе рәхим-шәфкать күрсәтмәгән. Бу хәлдән соң суктырылган шәкертләр, үзләренә монда яхшы караш булмаячагын күзаллап, Бубый мәдрәсәсенә китәргә карар кылганнар. Анда тырышып укып, имтихан кылынгач, югары дәрәҗәгә ирешеп, шәһадәтнамә алганнар. Мөбарәкзадә Түнтәрдән Бубыйга китүен үз вакытында белдермәгәнлеге өчен әти-әниләреннән бәхиллек сораган һәм гафулар үтенгән.

Мәрсияләрнең иң күләмлесен Нигъмәтулла хәзрәт үзенең җәмәгате – Бибитаибә Могтәмидшаһ кызына багышлаган. 1924 елның 26 декабрендә, җомга көнне, Бибитаибә абыстай мәҗлескә барган җирендә кинәт вафат булган. Бу көтелмәгән вакыйга Нигъмәтулла хәзрәт өчен бик зур фаҗигагә әйләнгән. Үзен 34 ел буена сабый бала урынына караган, тәрбияләгән, киңәшчесе булып гомер иткән абыстайны кинәт кенә югалту аңа гаять авыр тәэсир ясаган.

Нигъмәтулла мулла Бибитаибә абыстайның 75 яшендә вафат булуын, аның белән 55 ел гомер кичергәнлекләрен, балалары күп булганын да теркәгән.

Әлеге мәрсия аеруча сагышлы. Бу җәһәттән ул ХIХ гасыр татар шагыйре Һибәтулла Каргалыйның хатынына атап, бәгъре өзгәләнеп язган мәрсиясенә якын.

Фотода: Нигъмәтулла Солтанбәковның Һадиулла хәзрәткә багышланган мәрсиясеннән бер бит

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International