«Казан – Түбән Варта» видеокүперендә язучы Нәбирә Гыйматдинова

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 5 нче шәһәр китапханәсе – Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында, ягъни Юграда, татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәре халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә, төрле-төрле кызыклы чаралар, китап укучылар конференцияләре, күңелле ял кичәләре үткәрә.

2019 елның 11 апрелендә традицион видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу юлы ул күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде. Язучының иҗаты китап сөючеләргә яхшы таныш. Ул әдәбиятка 1970 нче еллар башында килеп керә һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Аның 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында  басылып чыга. Хәзерге вакытта язучының өч дистәгә якын китабы дөнья күргән.  Язучының аерым әсәрләре инглиз, рус, башкорт, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Очрашу бик күңелле һәм кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Нәбирә ханым Гыйматдинова үзенең очрашудан бик канәгать калуын һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата бирелгән мәгънәле сорауларга соклануын, югары бәя бирүләренә ихлас куануын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International