2019 елның 16 апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2017» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәм кичәсендә конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.
2017 елда нәшер ителеп, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларның авторларына (вафат булганнарының балаларына, туганнарына) Дипломнар тапшырылды.