2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне – 2019» уку фестивале узды. Әлеге акциянең темасы «Бөтен дөнья – театр!» дип билгеләнгән иде.
Кечкенә укучылар өчен «Театр сезоны» исемле балалар квесты оештырылды, аның барышында балалар катлаулы биремнәрне үтәделәр һәм хәйләле башваткычлар чиштеләр. Ә иң мөһиме – балалар бик кызыклы авторлар һәм аларның истә калырлык әсәрләре белән таныштылар. Квестта катнашучылар яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар, яңа дуслар таптылар һәм файдалы күп мәгълүматлар белделәр.
Чара кунаклары өчен В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студентлары әзерләгән ««Шигърият – дөнья тоткасы» әдәби кунакханәсе программасы тәкъдим ителде. Әдәби кунакханә кысаларында Шекспир, Байрон, Гёте һәм башка бөек шагыйрьләрнең инглиз, француз һәм немец телләрендәге шигырьләре яңгырады. Шигырьләр сөйләүгә Һиндстаннан укырга килгән Казан дәүләт медицина университеты студентлары да кушылды. Алар Пушкин, Лермонтов, Блок шигырьләрен рус телендә укыдылар. Әлеге искиткеч шигырьләрне тыңлаган һәр кеше поэзия белән хозурланып, чынбарлыктан аерылып, рухи дулкыннарда йөзде.
Халыкара конкурслар лауреатлары Татьяна Максимова, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры музыканты Асия Гәрәева, әлеге оркестрның виолончель төркеме концертмейстеры ярдәмчесе Александр Дульнев Феликс Мендельсон әсәрен зур осталык белән башкардылар.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Хәзерге татар драматургиясе һәм театры» дигән «түгәрәк өстәл» утырышы оештырылды. Спикер Миләүшә Хәбетдинова хәзерге заман татар театры, режиссёрлар, драматургия, театрның аерым үзенчәлекләре һәм көн кадагындагы проблемалар турында сөйләде. Килгән кунаклар бик теләп сөйләшүдә катнашты, үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын яудырды.
Шулай ук әлеге гадәти булмаган төндә катнашучылар заманча театр күренешләрен карый алдылар, алар тамашачыны спектакльнең сюжетына тулысынча җәлеп итүне күздә тоткан иде. Казандагы беренче иммерсив «Анна Каренина» спектакле актёрлары Лев Толстойның шул исемдәге романыннан өзекләр укыдылар. Әлеге укулар кечкенә генә спектакль-променад форматында узды. Тамашачылар, төркемнәргә бүленеп, артистлар белән бергә өзекләр укып, бинаның төрле бүлмә-залларында сәяхәт иттеләр.
Чара вакытында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан китаплар күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне–2019» вакытында якынча 300 кеше булды һәм программада каралган чараларда катнашты. Әлеге онытылмаслык бәйрәм аларның барысына да якты тәэсирләр бүләк итте.