Сәламәтлек үз кулыбызда

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең уку йортлары белән хезмәттәшлек итүне дәвам итә. 2019 елның 24 апрелендә Идел буе районының 83 нче лицеенда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган мәгълүмат көне булып узды.

Чара барышында китапханәчеләр лицейның 3 нче сыйныф укучыларын Милли китапханә фондларында сакланучы, спорт тематикасына караган газета һәм журналлар белән таныштырдылар, аларга «Физкультура и спорт», «Легкая атлетика», «Советский спорт», «Спорт-экспресс», «Футбол» кебек популяр басмалар турында сөйләделәр.

Очрашуның икенче өлешендә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән презентация тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук «Ә сез беләсезме?» дип исемләнгән мавыктыргыч викторинаны зур кызыксыну һәм җанлылык белән кабул иттеләр.

Китапханәчеләр шулай ук Татарстанның баш китапханәсе, аның тарихы, бүгенгесе һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларның барысы да бердәм укучы билеты алдылар, яңа уку елында да очрашуларны дәвам итәргә теләк белдерделәр.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International