2019 елның 23 апрелендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Казан, Татарстан урамы, 2 йорт) Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең җиде томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе булды. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һ.б. урын алган.
Тәкъдим итү кичәсендә республикабызның галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, нәшрият вәкилләре, язучылар, журналистлар, укытучылар, студентлар һ.б. мәртәбәле кунаклар катнашты.
Кичәне КФУ ректоры Илшат Гафуров ачып җибәрде. Илшат Гафуров Разил Вәлиев белән 1995 елдан бирле таныш булуын әйтте, иҗатына зур бәя бирде. Кичә дәвамында Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, язучылар Данил Салихов, Рәмис Аймәт, Гәрәй Рәхим, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов һ.б. чыгыш ясады. 7 томлык «Әсәрләр» басмасына олы бәя биргән әлеге чыгышлар музыкаль номерлар һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов һәм Резеда Сәлахова, радио алып баручысы Илфак Хафизов Разил Вәлиевнең шигырьләрен укыдылар. Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Филология институты студентлары Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.
Әлеге кичәдән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген чагылдырган «Дөнья гамен җанга уйдырып» дигән бай күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Әлеге экспозиция белән танышу әдипне тирәнрәк аңларга, аның иҗатының байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.
Кичә ахырында Разил Вәлиев килгән кунакларга, бу кичәне оештырган Казан федераль университететы җитәкчелегенә, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәренә, анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтен җиткерде һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровка җиде томлык «Әсәрләр» китабын бүләк итте.