2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Олы Шүрнәк авылының күпфункцияле үзәге бинасында «Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында китапханә системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре» дигән ведомствоара семинар булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Нәҗметдинова Люция Мәсхүт кызы «Китапханәләр системасын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек: структура, форма, нәтиҗәләр» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Семинар «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында узды.