2019 елның май аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итүгә багышланган «Балалар өчен иң матур китап» дигән күргәзмә тәкъдим итә.
Хәзерге яшәеш чит телләрне белүне таләп итә, шуңа күрә ата-аналар да үз балаларында аларны өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырыша. Күргәзмәдә китапханәгә килүчеләр игътибарына балалар өчен китаплар тәкъдим ителә.
Инглиз теле дөньясына беренче адым булып, әлбәттә, рәсемле сүзлекләр тора. Алар мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә, матур бизәлешле дә булса, ул баланың яраткан китабына әйләнәчәк. Аңлаешлы рәсемнәр, гади гыйбарәләр сүз запасын киңәйтергә һәм сөйләм күнекмәләрен үстерергә булышачак.
Тагын бер басма – «Кечкенәләр өчен зур үзөйрәткеч». Бу китап балалар мәнфәгатьләреннән чыгып сайланган темалардагы грамматиканы үз эченә ала. Матур бизәлеш һәм мавыктыргыч темалар балаларның игътибарын җәлеп итәчәк һәм инглиз телен бик теләп өйрәнергә омтылыш тудырачак.
«Япония әлифбасы» – әлеге телне яңа өйрәнә башлаган балалар өчен. Китап балаларга сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең мәгънәсен аңларга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтә.
Төрек һәм башка телләрне өйрәнүгә караган дәреслекләр балаларга шул телләрдәге сөйләмне аңларга һәм кулланырга ярдәм итәчәк. Аларның сүзлек запасы формалашуына, ассоциатив фикерләү, игътибарлы булу, моторика һәм хәтер сәләтләрен үстерүгә булышачак.
Күргәзмә ай ахырына кадәр дәвам итә.