Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханәсе» филиалы – Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм киләчәге» дип исемләнгән зона семинары узды.

Семинарда Татарстанның Идел аръягы зонасы үзәкләштерелгән китапханәләр системалары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Мәсхүт кызы Нәҗметдинова семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында республика китапханәләрендә туган якны өйрәнү эшчәнлегенә анализ ясады. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгәли кызы Җамалиева семинарда катнашучыларны «Ел китабы» республика конкурсында җиңүчеләр белән таныштырды.

Татар әдәбиятының хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары турында профессор, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара Төрки академия академигы, Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин чыгыш ясады.

Район вәкилләре «Хәзерге вакытта Буа муниципаль районы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге» (Буа муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе директоры И.З.Фәткуллина) һәм «Буа муниципаль районы китапханәләренең туган якны өйрәнү фонды» («Җирлекара үзәк китапханә»нең директор урынбасары Д.Т. Ситдыйкова) дигән консультацияләр белән чыгыш ясады.

Шулай ук Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа районнарының китапханә хезмәткәрләре туган якны өйрәнү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Семинар ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, хәзерге татар шигъриятендә иң актив авторларның берсе, берничә шигъри җыентык авторы, Һади Такташ исемендәге әдәби премия һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

Семинар эшенә йомгак ясап, Буа районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Җ. Гыймранов муниципаль район китапханәләренең уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм грантлар алу эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International