2019 елның 24 мае көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Таҗетдин Ялчыгол» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була. Аны мәшһүр татар галименә багышлап «Шәхесләребез» сериясендә «Җыен» фонды нәшер иткән.
Әдипнең тормыш юлы турында хәбәрләр күп түгел. Таҗетдин Ялчыголның әнисе, туганнары хакында мәгьлүматлар хәзергә билгесез диярлек. Әмма аның әтисе белән бергә Әстерхан, Дагыстан төбәкләрендә, Истанбулда яшәве, белем эстәве, китаплар күчереп язуы мәгълүм. Шулай ук Мамадыш төбәгендәге Түбән Сон авылында мәдәрәсәдә мөгаллимлек итүе билгеле. Чулман аръягында имам-мөдәррис һәм табиб буларак ихтирам казанган. Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылы зиратында җирләнгән. Таҗетдин Ялчыгол – «Рисаләи Газизә», «Тәварихы Болгария», «Сидрәтел-мөнтәһа» кебек тәрбияви, дини-әхлакый, тарихи, тел ягыннан бай фәләсәфи әсәрләр иҗат иткән шәхес. Әдипнең тормышы гаять катлаулы һәм күп бәхәсләр тудыра торган фактларга бай. Гомерен халкына хезмәт итүгә багышлаган бу шәхес турында өстәмә материаллар эзләү һәм аларны өйрәнү дәвам итә.
Китап күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, табиб, дин әһеленең киңкырлы эшчәнлегенә багышлана. Җыентыкта Таҗетдин Ялчыголның кайбер әсәрләре, аның турында мәкаләләр, документлар, фотосурәтләр урын алган. Китап мәшһүр шәхесләребез һәм милли әдәбиятыбыз ядкярләре белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәгаенләнгән.
Китапны төзүчеләр – Рөстәм Галиуллин белән Ирек Һадиев, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеш мөхәррире – Рамил Миңнуллин, битләргә салучысы – Йолдыз Нуриева, каллиграфы – Әлфия Исхакова, корректоры – Ландыш Әүхәдиева, тышлыгын ясаучы рәссам – Григорий Эйдинов.
Тарихи-документаль җыентык Әсгать Сәфәров ярдәме белән нәшер ителгән. Аны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүгә багышланган кичәдә китапны басмага әзерләгән иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф, мәдәният, дин әһелләре, язучылар, журналистлар, китап сөючеләр һәм Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары катнашуы көтелә. Китапханәнең Зур уку залы фойесында мәгърифәтченең китапханә фондларында сакланучы кулъязма һәм басма китапларыннан торган һәм аның бай иҗади эшчәнлеген яктырткан басмаларны туплаган «Табышмаклы гомер иясе» дигән күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.
Таҗетдин Ялчыгол – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган күренекле шәхес. Аның фәнни хезмәтләре милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Ул хезмәтләрне өйрәнү, саклау һәм шәхеснең исемен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз.