2019 елның 23-24 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Удмуртия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Россия Федерациясе һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре халыкларының милли әдәбиятларын үстерү» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Конференциядә Россия Федерациясенең ун субъектыннан һәм Казакъстаннан 150 кеше катнашты. Алар – китапханә эше белгечләре, фән, мәгариф һәм мәдәният вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар.
Пленар утырыш Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә урнашкан «П.И. Чайковский музей-утары» дәүләт мемориаль-архитектура комплексында узды һәм әлеге бөек композитор һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәкләр салудан башланды.
Конференция барышында милли әдәбиятларның бүгенге торышы, аларның үсеш юллары һәм алга этәрүдәге мөмкинлекләр мәсьәләләре каралды. «Литературная газета»ның баш мөхәррире А.Г. Ермакова «Россиянең күптелле лирасы» дигән проект белән таныштырды. Бу проект газета укучыларга илебездәге барлык төбәкләрнең милли авторлары шигъриятен һәм прозасын тәкъдим итә.
Милли мәдәни мирасны саклауга һәм милли әдәбиятларны үстерүгә юнәлдерелгән китапханә проектлары турындагы докладлары белән Коми, Мари Эл һәм башка республикаларның милли китапханәләре белгечләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан «Төбәкнең мультимәдәни киңлегендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат ресурслары» дигән доклад тәкъдим ителде. Удмуртия Республикасы Милли китапханәсенә бүләккә Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе турындагы китап-альбомнар тапшырылды.
Конференция ахырында Михайлово-Архангельск кафедраль соборы бинасында «Сирәк китапларны саклап калу һәм игътибар үзәгендә тоту мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.