«Китапханә паркта» мәдәни-мәгърифәти күңел ачу чарасы

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Гомумроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти бәйрәм уздырды.

Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Программа кысаларында әдәби квест-уен, лекцияләр, мастер-класслар (дәрес-остаханәләр), китапханәнең төп бинасы буенча экскурсияләр, җырлы-биюле чыгышлар, шулай ук конкурслар һәм викториналар оештырылды.

«Ачык микрофон» рубрикасында бәйрәмгә килгән кунаклар үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен яңгыраттылар.

Танылган музыкант Булат Хисмәтов башкаруында милли көйләр яңгырап торды, катнашучылар төрле кызыклы уен-ярышларда – аркан һәм таяк тартышуда, чиләк-көянтә белән су ташуда, капчык киеп йөгерүдә, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерүдә, кул көрәштерүдә һ.б. көчләрен сынадылар. Әлеге мәйданчык катнашучылар һәм тамаша кылучылар күңеленә аеруча хуш килде.

Балалар мәйданчыгында төрле иҗади дәрес-остаханәләр инглиз һәм татар телләрендә эшләде. Шулай ук балалар мавыктыргыч һәм интеллектуаль квестларда катнаштылар. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актерлары «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакленнән өзек күрсәтте, «актерлык сәнгате» тренингы үткәрде.

Лекторий-Гыйлемханә эше кысаларында чарага килгән кунаклар төрле лекцияләр тыңладылар, «Финанс квизы» эшлекле уенында катнаштылар.

Махсус фотомәйданчыклар, китаплар һәм вакытлы матбугат күргәзмәләре эшләде. Китап сөючеләр өчен китаплар алмашу мөмкинлеге тудырылды. Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Милли китапханә фондлары өчен дип кыйммәтле һәм сирәк очрый торган басмалар тапшыручылар булды. Күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ясалган кул эшләнмәләрен сату оештырылды. Китапханәләргә йөрүгә ихтыяҗы һәм теләге булган кешеләргә Татарстан Республикасының бердәм укучы билетлары тапшырылды.

Җырчылар Тамчыгөл, Альбина Кармышева, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары һәм Казанның 15 нче сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Яшел Үзән һәм Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системалары китапханәчеләре оештырган остаханәләр дә балалар күңеленә хуш килде.

Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру. Чара китапның һәм укуның иҗтимагый-мәдәни киңлектәге ролен арттыруга юнәлдерелгән иде. Бәйрәмнең төп шигаре «Укы. Уйла. Сөйлə. – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak» булды.

«Китапханә паркта» бәйрәме һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.

  

   

    

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International