2019 елның 5 июне көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Үзбәкстан кунаклары булып китте. Алар арасында «Олтин мерос» Халыкара хәйрия фонды рәисе Әмиркол Рәим улы Кәримов, «Үзбәкстан-Россия» дуслык җәмгыятенең директоры, режиссёр, журналист Флора Гомәр кызы Фәхретдин һәм башкалар бар иде.
Алар шушы көннәрдә Казанда булуларыннан файдаланып, татар һәм үзбәк халыкларының Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана торган тарихи-мәдәни мирасы, истәлекләре белән танышырга җай һәм вакыт тапканнар. Кунакларыбыз игътибарын барыннан да бигрәк үзбәк тарихына, мәдәниятенә кагылышлы ядкәрләр җәлеп итте.
Кунаклар үзбәк телендәге кулъязмалар, басма китаплар, газета-журналлар, фоторәсемнәр белән таныштылар. 1920 нче еллар башында Ташкентта узган I нче Бөтенүзбәк мәгариф съезды делегатлары сурәтләгән, хәзерге вакытта Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы фоторәсемнәр аларда аеруча зур кызыксыну уятты.