Татар театрының сүнмәс йолдызы

2012 елның 10 августы, җомга

Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул – актёр, режиссёр, драматург буларак, татар театрын ныгыткан сәнгатькяр, проза остасы да, ул «Мәрҗәннәр» романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат...


Октябрь инкыйлабына кадәр Кәрим Тинчурин күбрәк «Сәйяр» труппасының артисты буларак билгеле. Бу чорда ул 30га якын роль башкара, күпкырлы образлар тудыра.
Шул ук вакытта Кәрим Тинчурин талантының башка яклары белән дә ачыла бара: «Шомлы адым», «Соңгы сәлам», «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү» пьесаларын яза, аларны үзе үк режиссёр буларак сәхнәгә куя, төп рольләрдә чыгыш ясый.
Кәрим Тинчурин татар профессиональ театрын оештыруда һәм яңа үрләргә күтәрүдә бөтен җанын һәм көч-куәтен биреп эшли.


ХХ нче гасырның утызынчы еллары уртасында көчәеп киткән шәхес культы җилләре, кызганыч, Кәрим Тинчурин кебек олуг шәхесне дә аяп узмый. Ул иҗатының һәм театр эшчәнлегенең нәкъ чәчәк аткан чорында кулга алына. Хаксызга «халык дошманы», «милләтче» дип гаепләнеп, 1938 нче елның 15 нче ноябрендә судсыз-нисез атыла. Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1955 нче елда Кәрим Тинчурин шәхесе дә аклана, иҗаты халыкка кайтарыла. Театр сәхнәләренә аның әсәрләре кабаттан менә һәм зур популярлык казана. Шактый озак вакыт узганнан соң, 1988 нче елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә.


Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, театр һәм әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге күп кенә язучылар, әдәбият галимнәре тарафыннан тирәнтен өйрәнелгән, әдәби әсәрләрдә яктыртылган, аның белән бер заманда яшәгән, якыннан аралашкан күренекле шәхесләрнең төрле елларда язып калдырган истәлек-хәтирәләрендә сакланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт, 2 нче кат) күренекле драматург һәм язучы, театр эшлеклесе, актёр һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Татар театрының сүнмәс йолдызы» исемле күргәзмә аның шәхесен, бай иҗади мирасын киңрәк таныту максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә Кәрим Тинчуринның төрле елларда рус һәм татар телләрендә, латин һәм гарәп графикасында бастырылган, Милли китапханә фондларында булган китаплары, замандашларының, галимнәрнең һәм язучыларның К. Тинчурин тормышы һәм эшчәнлеге турындагы хезмәтләре урнаштырылды. Аның артистлар, язучылар һәм башка дуслары, хәләл җефете Заһидә ханым белән төшкән фотолары, Кәрим Тинчуринның театр өлкәсендәге эшчәнлеген чагылдырган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән күренешләр төшерелгән фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Тинчуриннар гаиләсенең хәзерге вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музей тупланмаларында саклана торган шәхси әйберләренең фотолары да урнаштырылды. Шулай ук күргәзмәдә язучының нахакка гаепләнүен һәм хөкем ителүен тасвирлаган документларның ксерокүчермәләре урын алды.


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмә милли әдәбиятыбыз һәм театрыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлау җәмәгатьчелек өчен тәкъдим ителә.

 

 

 


 

 

 

 

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International