Халыкара семинарда катнашу

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 июнендә Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коллегия залында «Ауразия мәдәни мәйданында хәзерге тюркология» дип аталган халыкара семинар булып узды. Ул Мәдәният министрылыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган иде.

Әлеге семинарда төрки халыклар традицион мәдәниятенең дөнья мәйданында тоткан урыны, төрки телләр проблемалары һәм төрки халыклар мәдәни мирасы турында сүз барды.

Семинарда катнашучы галимнәрнең географиясе киң иде. Көньяк Кореядән, Төркиядән, Азәрбәйҗаннан махсус чакырылган һәм Россиянең республика-өлкәләреннән килгән галимнәр әтрафлы чыгышлар ясадылар. Әлеге халыкара семинардан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады. Аның эшендә татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең сектор җитәкчеләре Ф.Х. Вәлиева, белән С.И. Миңнеханова, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире А.Җ. Заһидуллин һәм шушы бүлекнең китапханәчесе Л.Р. Сөләйманова катнаштылар.

Тюркология өлкәсендәге халыкара тикшеренү проектларын тормышка ашыру перспективалары хакында фикер алышу һәр як өчен дә файдалы булды. Семинарда катнашучыларның һәрберсенә сертификат тапшырылды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International