«Сөй халыкның дөньясын...»

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33) Зур уку залында  «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…» исемле күргәзмә эшли башлады. Танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең (1889–1937) тууына 130 тулуга багышланган бу күргәзмәдә китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы китаплар куелды.

ХХ гасыр башының күренекле шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй күпсанлы шигырләре, тәрҗемә әсәрләре, драмалары, мәкаләләре белән татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алып тора. Татар шагыйрьләре арасыннан беренче булып инкыйлаб һәм бөтендөнья пролетариаты гимннары «Марсельеза» белән «Интернационал»ны тәрҗемә итүче дә ул.

Габдулла Тукай белән аралашу аның иҗатына зур йогынты ясый. Күргәзмәдә 1912–1913 елларда басылган, Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр», «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» җыентыклары аерым урын алып тора. Шулай ук башкорт риваятенә нигезләнеп язылган «Күл – күз яше» әсәре (китапның басылу елы 1908), «Төркия мәнзумәсе» (1918) китаплары куелган.

Сүнчәләй иҗатының гаять зур өлешен тәрҗемә әсәрләре биләп тора. Күргәзмәдә рус һәм көнбатыш әдәбияты классик әдипләреннән Л.Н.Толстойның «Ильяс, яки бәхет малдамы?» (1908), «Кавказ әсире» (1908), Г.Сенкевичның «Диңгез артында» (1908), Д.Н.Мамин-Сибирякның «Кара ханым» (елы юк), Дж.Байронның «Мәхбүс» (1911), Һ.Һейненең «Әл-Мансур» (1913) әсәрләренең Сүнчәләй тәрҗемәсендәге татарча, гарәп хәрефле басмаларын күрергә мөмкин.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты илдәге катлаулы һәм хәвефле тарихи чорга туры килә. Ул 1929 елда, солтангалиевчелектә гаепләнеп, кулга алына. 1937 елда атып үтерелә. Дистә еллар буе Сәгыйть Сүнчәләй исеме тыелган була.

Шәхеснең талантын, иҗат куәсен, күңел байлыгын, хис-кичерешләрен, рухи омтылышларын һәм шул ук вакытта тирән фаҗигасен дә тоемларга мөмкинлек бирүче күргәзмә сентябрь ахырына кадәр эшләячәк.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International