Һөнәр сайлау – үз эшеңнең чын остасы булу

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Һөнәр сайлау – үз эшеңнең чын остасы булу» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) август ае дәвамында шушы исемдә китап экспозициясе эшләячәк.

Билгеле булганча, Казанда 22 августтан 27 августка кадәр Wordskills стандартлары буенча һөнәри осталык ярышларының бөтендөнья чемпионаты узачак. Безнең шәһәр бөтен дөньяның яшь эшче-белгечләрен туплаячак. 60 илдән 1500 гә якын катнашучы килер дип көтелә. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка һөнәр ияләре үз осталыкларын команда белән һәм ялгыз ярышларда сынаячак. Ярышларның зур өлеше «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк. Алмаз исемле егет һәм Алтын исемле кыз чемпионатның талисманнары булып торалар, алар «Киләчәк безнең кулларда» дигән шигарь белән эш итәргә өнди. Чемпионатның төп максаты – эшче профессияләренең дәрәҗәсен күтәрү, киң катлам халык арасында популярлаштыру.

  Күргәзмә беренче чиратта яшьләр өчен тәкъдим ителә. Яшьлек – үз-үзенне табу, тормыш юлыңны билгеләү вакыты. Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Һөнәре булган, авырлыктан  курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Замана яшьләре үзләренә дәрәҗәле, халыкка кирәкле һәм акчалы һөнәрләрне сайларга тырыша. Китапханә фондларыннан алынган күпсанлы китаплар төрле профессияләрнең нечкәлекләрен аңлатып кына калмыйлар, якын киләчәктә популяр булачак һөнәрләр белән дә таныштыралар. Мәсәлән, Е.И. Роговның «Выбор профессии: Становление профессионала» дигән китабында һөнәр сайлаучыларга психологик киңәшләр  бирелә; А. Венцның «Профессия – программист» китабы программалауның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли, программист хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштыра. Заман үзгәргән саен тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

Үз эшеңнең остасы булу турындагы басмалар профессия сайлауга ярдәм итүче чыганаклар күпләргә кызыклы булыр.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International